Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабуга шәһәр прокуратурасы суд приставлары-башкаручылар эшчәнлегендәге тәртип бозуларны ачыклады

Гамәлдәге законнарны бозулар буенча шәһәр прокуратурасы күрсәтмә керткән.

Шушы елның өченче кварталында прокуратурага кергән мөрәҗәгатьләрне карау барышында Россиянең ТР буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең Алабуга районы бүлегендә эшләүче суд приставлары-башкаручылар эшчәнлегендә 20дән артык тәртип бозу ачыкланган. 

— Еш кына суд приставлары гражданнарның һәм юридик затларның суд карарларын башкаруның мәҗбүрилеге, милеккә чикләүләрне, акча һәм бурычлыларның керемнәрен кайтару, шул исәптән кайтарырга мөмкин булмаган керм төрләрен дә исәпкә алыну мәсьәләсе буенча гаризаларны карауда закон тәртибен боза. Сүз балалар пособиеләре, алиментлар, социаль түләүләр хакында, — ди прокурор ярдәмчесе Кристина Тиханова.

Мәсәлән, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять вәкиле С. биргән шикаятьне карауны алсак, бурычы булган гражданин К. га карата Алабуга суд приставлары-башкаручылары тарафыннан ачылган эш буенча башкару документларын кайтару һәм эшне тәмамлау турында үтенеч каралмаган, шәһәр прокуратурасы ачыклаганча, юридик зат вәкиленең әлеге үтенече суд приставлары бүлегендә каралмыйча калган, шуңа бәйле рәвештә, гариза бирүченең таләпләре исәпкә алынмаган, дәгъва белдерүченең дә, бурычлының да хокуклары бозылган. 

Гамәлдәге законнарны бозулар буенча шәһәр прокуратурасы күрсәтмә керткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев