Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабуга суд приставы каракны тоткарлаган

Урланган товарның суммасы якынча 3,5 мең сум.

Суд приставы Илмир Кәлимуллин, өенә кайтканда, ярдәм турында чакыруны ишетә. Ул якындагы супермаркеттан өч егетнең чабып чыгуын күреп ала, кулларында урлаган товар тутырган кәрҗиннәре дә була. Форма кигән кешене күреп, караклар төрле якка йөгерә. Илмир Кәлимуллин кәрҗин тоткан карак артыннан куа китә. Карак, аның артыннан йөгерүен күреп, кәрҗинне ташлый һәм алга таба йөгерә.

Каракларны тотарга шул тирәдә үтеп баручы тагын бер кеше кушыла. Карак тоткарлана һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев