Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабуга ЮХИДИ җитәкчесе, подполковник Илназ Вәлиев: "Кагыйдә бозгансың икән, җавабын да бирә бел"

Үсә, зурая барган кала инфраструктураның нормаль торышын тәэмин итүдә, кешеләрнең иминлеген саклауда шәһәр-район Эчке эшләр бүлегенең бер тармагын тәшкил иткән юл-патруль дәүләт инспекциясенең роле зур.

Мең еллык тарихы булган Алабуга каласы соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерә: янәшәсендәге икътисадый зонада күп дистәләгән заводлар төзелә (кайберләре инде эшли дә); халкы арту белән бәйле рәвештә, яңа микрорайоннар калкып чыга; көнкүреш, социаль, спорт һәм мәдәният корылмалары сафка баса. Җыеп кына әйткәндә, кала үсә, кала зурая. Барлык бу инфраструктураның нормаль торышын тәэмин итүдә, кешеләрнең иминлеген саклауда шәһәр-район эчке эшләр бүлегенең бер тармагын тәшкил иткән юл-патруль дәүләт инспекциясенең роле зур. Әлеге оешма райондагы 52 авыл һәм алар арасындагы юлларда транспорт хәрәкәтен күзәтергә дә бурычлы. Боларга өстәп, район территориясе аша узучы федераль әһәмияткә ия М-7 автотрассасын да санарга кирәк (статистика күрсәткәнчә, иң күп аварияләр шунда була).

Алабуга ЮХИДИен 2008 елдан башлап, чыгышы белән Мамадыш районының Кече Кирмән авылыннан булган полиция подполковнигы Илназ Вәлиев җитәкли. Узган елның беренче сентябреннән юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, транспорт чараларын йөртүчеләргә штрафлар күләме нык артты. Шуларга бәйле рәвештә, һәм Алабугадагы хәлләрне ачыклау максатыннан, җирле ЮХИДИ башлыгына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

- Илназ Миннехамисович, сез башта шактый еллар техник карау станциясен җитәкләп, аннары Алабуга ЮХИДИе җитәкчесе вазифасына билгеләндегез. Шул вакыт эчендә юл хәрәкәте иминлеге хезмәтендә нинди үзгәрешләр булды, беркадәр шуларны шәрехләп китсәгез икән.

- Әйе. Мин Алабугага Чаллыдан 2002 елда МРЭО дәүләт инспекторы сыйфатында килдем, 2004 елдан алып, дүрт ел дәвамында техник карау станциясендә башлык булып тордым һәм менә хәзер инде алтынчы елымны юл-патруль хезмәтен җитәклим. Ә үзгәрешләргә килгәндә, алар күп инде. Шулардан иң мөһиме: юл хәрәкәтенең иминлеге буенча Һәлак булучыларны, гарипләнүчеләрне киметүне күздә тотып кабул ителгән максатчан федераль программадыр, мөгаен. Моның нигезендә штраф санкцияләренең күләме нык артты. Федераль программада каралган 12.15 маддәнең 4нче бүлеге аеруча мөһим әһәмияткә ия, ул тыелган урында каршы як полосага чыккан өчен җаваплылыкка тартуны күздә тота. Нигездә, автокатастрофаларның күпчелеге ашыгу, тизлекне арттырудан килеп чыга бит. Каршы як полосага чыккан өчен, хәзер алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яисә биш мең сум штраф каралган. Шулай булса да, кызганычка, быелның тулы булмаган өч аенда гына да районыбыз территориясе аша узучы М-7 автомагистралендә 2 очракта 6 һәлак булучы бар. Аларның берсендә үлүчеләр саны - 4. Иң аянычы: шуларның икесе балалар. Әлбәттә, балаларның куркынычсызлыгына зур игътибар юнәлтәбез. Алар өчен автомобильдә махсус утыргыч - җайланма булдырылганмы-юкмы? Әгәр ул юк икән, машина йөртүчене 3 мең сум штраф көтә. Статистикадан күренгәнчә, балалар өчен тотып торучы җайланма куелса, авария булганда да, 90 процент очракта балалар исән кала.

Штрафлар күләмен нык арттыру үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Мисалга, машина хуҗалары хәзер куркынычсызлык каешларын эләктермичә йөрмиләр диярлек, аннары машина тәрәзәләрен тонировкалау дигән нәрсәләр дә онытылып бара.

Хәзер машина йөртү хокукына ия булу өчен таныклык алганда, юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан бирүчеләрнең 75 проценты беренче керүдә үк сынауларын уңышлы тапшыра, элек бу сан 30 проценттан артмый иде. Ошбу күренеш автомәктәпләрдә укытучыларның да, укучыларның да югары таләпләргә җитди карауларын күрсәтә.

- Сер түгел, киң җәмәгатьчелектә гаишниклар адресына тәнкыйть сүзләре дә әйтелә: еш кына юл-патруль хезмәткәрләре ришвәт алудан баш тартмый, хәтта машина йөртүчеләрне моңа мәҗбүр итү очраклары да бар, диләр. Бу уңайдан нәрсә әйтерсез?

- Бу юнәлештә хәзер нык эшлибез. Һәр патруль машинасында видеорегистратор тора. Экипаж сменасын тапшырганнан соң, флешканы алып тикшерәбез. Куелган таләпләр буенча, хезмәткәр, машина йөртүче белән, транспорт чарасы алдында сөйләшергә тиеш. Регистратор салонны һәм машина алдын төшерә. Соңыннан без нинди чаралар кабул ителүен, туктатуның урынлы булганмы-юкмы икәнлеген һ. б. анализлыйбыз. Автомобиль хуҗаларына да соравым бар: ни өчен алар үзләре кайбер очракларда инспекторларга ришвәт төртергә омтылалар? Югыйсә, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөргәндә, аларны беркем дә җаваплылыкка тарта алмый бит. Кагыйдәне бозгансың икән, җавабын да бирергә туры килә. Ришвәт биргән өчен, закон буенча җинаять җаваплылыгына тарту каралган. Быел шундый ике очрак буенча җинаять эше ачылды инде.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырганда, акча биреп уңай билге алу очраклары бар, дигән сүз киң таралган халыкта. Элек, бәлки, андый очраклар булгалагандыр, тик хәзер имтихан кабинетларында видеокүзәтү җайланмалары куелган, хәтта аны Казаннан күзәтәләр.

- Алабуга ЮХИДИендә хәзерге вакытта ничә кеше исәпләнә һәм алар үзләре карамагындагы барлык юлларны, шәһәр һәм авыл урамнарын контрольгә алып өлгерәме?

- МРЭОны да кертеп исәпләгәндә, барлыгы 32 хезмәткәребез бар. Шәһәрне контрольгә алып өлгерәбез, ә менә район буенча җитешеп бетеп булмый. Ярдәмгә участковый инспекторлар килә. Авылларга рейдларны еш оештырабыз анысы, бигрәк тә ял көннәрендә. Ул көннәрдә салмыш баштан руль артына утыручылар да очраштыра. Җәй көннәрендә 12-17 яшьлек үсмерләр мотоциклга атланып чабарга яраталар. Үлем-китем яисә гарипләнү булмасын өчен, аларны да "ауларга" туры килә. Алабугадан Лубянга илтүче юлда аварияләр еш кабатлана, шуңа күрә бу юнәлешне күз уңыннан ычкындырмаска тырышабыз.

- Транспорт хәрәкәтендә һәм җәяүлеләр арасында саксызлык һ. б. сәбәпләр нәтиҗәсендә килеп чыккан аварияләрдә һәлак булучы һәм имгәнүчеләр саны артамы әллә кимиме?

- Бу уңайдан тенденция кимүгә бара. Мисалга, 2012 елда шәһәр эчендә җәяүлеләрне таптатуның 17 очрагында 9 кеше һәлак булган иде, 2013тә - берәү дә юк. Чөнки гамәлдәге 17 "ятучы полицейский"га ("җәяүлеләр сукмагы" алдында тизлекне киметсеннәр өчен, махсус күтәртелгән урын) янә 28е өстәлде. Бу - шәһәр-район Эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең Алабуга хакимияте башлыгына махсус хат белән мөрәҗәгать итүе нәтиҗәсендә эшләнде. Кешеләр андый урыннарның күплегеннән зарланып та яздылар, тик адәм баласының гомере кадерлерәк, шуңа күрә иң беренче шуны күздә тотып гамәлгә ашырыла боларның һәммәсе.

Хәзер авылларда да мәктәп яннарында "ятучы полицейский"лар урнаштырачакбыз һәм тизлекне 20 км/сәг белән чикләячәкбез. Болары укучыларның иминлеген кайгыртып тормышка ашырылган чаралар. Аннары "ятучы полицейский"лар урнаштыру юл хәрәкәте интенсив булган Лекарево һәм Армалы авылларында да күздә тотыла.

- Киләчәккә нинди план-ниятләр белән яшисез?

- Планнар байтак инде. Шәһәр үсә бит. Республика ЮХИДИ идарәсенең безгә карашы уңай дип бәяләр идем мин. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы карары белән Алабугада ЮХИДИ өчен яңа бина төзеләчәк. Шәһәребездә светофорлар санын да арттырачакбыз, каланың иске өлешендәге озак еллар гамәлдә булган светофорлар шулай ук алыштыруны көтә.

Юл хәрәкәтенең иң зур проблемасы тизлекне арттыруга бәйләнгән дигән идем алдарак. Һәм менә шуны кисәтү максатыннан, калада һәм район буенча юлларда 14 "КРИС-П" аппараты файдаланыла. Бу - республикада Казаннан һәм Чаллыдан кала иң күбе. Моның нәтиҗәләре дә яхшы дип әйтергә була, чөнки машина йөртүчеләр, теләсәләр-теләмәсәләр, юлларда иплерәк йөриләр. Кемнең инде, берничә минут экономиялим дип, кесәсеннән зур суммадагы акчасын чыгарып саласы килсен.

Шәһәр тирәли ярымбоҗра рәвешендә сузылган Әйләнеч шоссе урамында тулысынча яктырткычлар урнаштыру проектта каралган. Ә бу урам каланың халык телендә "Көнчыгыш" дип аталган өлешен дүртенче микрорайон белән тоташтыра һәм шул ук вакытта икътисадый зонадагы заводларга алып баручы төп юлларның берсе дә.

Без М-7 федераль трассасының 2015 елда төзелеп бетүенә дә зур өметләр баглыйбыз. Чөнки чынбарлык шундый: гадәти вакытта андагы транспорт ташкыны тиешлесеннән 9 мәртәбә, ә "пик" сәгатьләрендә 21 тапкырга артып китә. Монда инде комментарийлар биреп торуның кирәге юк дип беләм.

Әңгәмәдәш: Фирдәвес ХУҖИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев