Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада 16 йөртүчегә штраф билгеләнде

Дәүләт автоинспекторлары рейд үткәрде.

Кичә Алабуга дәүләт автоинспекторлары 14-20 февральдә уза торган «Куркынычсызлык каешы» профилактик чарасы кысаларында рейд үткәрде.
Рейд вакытында РФ КоАП 12.6 ст. буенча куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен 16 административ материал төзелгән. 

Исегезгә төшерәбез, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.6 ст.нигезендә, машина йөртүчеләргә куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен 1 мең сум күләмендә штраф каралган. Моннан тыш, закон буенча куркынычсызлык каешын эләктермәгән пассажирларны йөртү дә тыела. Бу очракта машина йөртүчене 1000 сум күләмендә штраф көтә. Пассажирга килгәндә, бу хокук бозу өчен ул 500 сум түләргә мәҗбүр булачак.

Машинада баланы йөртү кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчегә 3000 сум административ штраф яный (РФ КоАП 12.23 ст.3).
Рейд барышында автоинспекторлар белешмәлекләр һәм яктылык кайтаручы элементлар таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев