Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада 53 йөртүче икеләтә күләмдә штраф түләячәк

Бу хакта ЮХИДИ җирле бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.

Алабугада ЮХИДИ хезмәткәрләре үз вакытында штраф түләмәүче машина йөртүчеләрне ачыклауны дәвам итә. 

Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, быелның җиде аенда шундый 89 хокук бозу очрагы ачыкланган. 9 бозучы 15 тәүлеккә административ кулга алынды, 53 кеше икеләтә күләмдә штраф түләячәк. 18 эш каралуда. 

Ике ай дәвамында билгеләнгән штрафны түләмәсәң, хокук сакчылары РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе буенча беркетмә төзи. Әлеге статья түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтә күләмендә административ штраф салуны, яки 15 тәүлеккә кулга алуны һәм мәҗбүри эшләрне күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев