Алабугада 94 йөртүчегә штраф билгеләнгән
Алар иминлек каешларын эләктермәгән булган.
Алабугада 31 октябрьдән дәүләт автоинспекторлары «Куркынычсызлык каешы» операциясен үткәрә. Тикшерү вакытында куркынычсызлык каешын эләктермәгән 93 йөртүче һәм 1 пассажир ачыкланган. Хокук бозучыларга административ беркетмәләр төзелгән.
Операция 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев