Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада атна эчендә 16 гаилә низагы чыккан

Бу турыда полиция бүлегендә хәбәр итәләр.

Узган атнада Алабугада 311 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Бу турыда полиция бүлегендә хәбәр итәләр.

Гаилә низагы турында 16 хәбәр алынган, вак хулиганлык өчен 7 кеше тоткарланган. 5 кеше административ штрафны вакытында түләмәгән өчен җавап бирәчәк, 9 кешегә җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган өчен беркетмә төзелгән.

Моннан тыш, төнге вакытта гражданнар тынычлыгын бозган өчен 2 зат һәм балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча вазифаларын үтәмәгән өчен 8 ата-анага хокук алдында җавап бирергә туры киләчәк. 

263 машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Шуларның 8е машина белән исерек килеш идарә иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев