Алабуга нуры

Алабугада атна эчендә 3 караклык очрагы теркәлгән

Шуларның берсе ачылган.

Алабугада бер атна эчендә чит кеше милкен урлауның 3 очрагы теркәлгән, аларның икесе ачылмаган. Мондый мәгълүматларны полициянең җирле бүлекчәсендә китерделәр.

44 яшьлек алабугалының кесә телефонын урлау белән бәйле җинаять ачыкланган. Аның өчен 29 яшьлек хатын тоткарланган. Кибеттән 3 мең сумнан артык товар урлау очрагы һәм 33 яшьлек алабугалының кәрәзле телефонын урлау әлегә ачыкланмаган җинаятьләр исәбендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: