Алабугада атна эчендә алты авыр җинаять кылынган
Узган атнада кизү бүлегенә һәлакәтләр һәм җинаятьләр турында 343 хәбәр килгән.
Мондый мәгълүматны полициянең җирле бүлекчәсендә бирделәр.
Узган атнада авыр җинаятьләр категориясенә керә торган 6 җинаять теркәлгән. Бу банк счетларыннан 3 урлау очрагы. Ике очракта зыян күрүчеләр банк карталарын югалткан, ә җинаятьчеләр алар ярдәмендә шәһәрнең төрле кибетләрендә сатып алынган товар өчен түләгән. Бер җинаять ачылган, аны кылган өчен 45 яшьлек алабугалы тоткарланган.
Бер караклык ысулы ачыкланмаган. Бу очракта 46 яшьлек алабугалының 9 мең сум акчасы урланган.
Шулай ук авыр категориягә караган 2 мошенниклык теркәлгән. Икесендә дә банкның куркынычсызлык хезмәте вәкилләре дип таныштырган билгесез кешеләр 35 һәм 29 яшьлек алабугалы хатын-кызларның 560 мең сум акчасын үзләштергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев