Алабуга автоинспекторлары «Светофор» операциясе турында кисәтә
Ул 6 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Алабуга районында 27 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр ЮХИДИ «Светофор» оператив-профилактик чарасын үткәрәчәк. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Автоинспекторлар машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең светофор сигналы һәм юл билгеләре кагыйдәләрен үтәвен күзәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев