Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада балалар бакчаларын һәм мәйданчыкларын тикшерделәр

Тикшерүне ЮХИДИ һәм балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлар үткәрде.

Кичә ЮХИДИ һәм ПДН инспекторлары 9 микрорайондагы балалар бакчалары янында һәм уен мәйданчыкларында рейд үткәрде.

Алар җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылыкны кайтаручы элементлар булу-булмавын тикшерде, бу элементларның юлларда җәяүлеләр куркынычсызлыгын тәэмин итүдәге әһәмияте турында аңлаттылар, яктылык кайтаручы элементларны дөрес урнаштырырга күрсәттеләр.

Чарада катнашучыларның барысына да яктылыкны кайтаручы элементлар һәм балаларны тотып торучы җайланмалар турында буклетлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев