Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада бер атна эчендә 16 мотоциклчыга карата беркетмә төзелде

7-13 августта шәһәрдә «Мотоцикл» операциясе үтте.

Алабугада «Мотоцикл» операциясе нәтиҗәсендә 7-13 августта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 16 очрагы теркәлгән.

Бер шофер исереклек билгеләре белән мотоцикл руле артына утырган. 9 хокук бозучының идарә итү хокукы булмаган, шуларның өчесе балигълык яшенә җитмәгән. Мотошлем булмаганы өчен өч шоферга, страховка өчен ике шоферга беркетмә төзелгән. Бер транспорт чарасы билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән булган. 

Барлык хокук бозучыларга административ протоколлар төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев