Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада бер атна эчендә ике авыр җинаять теркәлгән

Мәгълүматны җирле полиция бүлегендә китерделәр

Узган атнада полициянең дежур бүлегенә вакыйгалар һәм җинаятьләр турында барлыгы 200 хәбәр килгән. 

Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр категориясенә караган ике җинаять теркәлгән.

Ике җинаять тә — мошенниклык очраклары белән бәйле. Ике факт та акчаларны саклап калу сылтавы белән башкарылган.

Беренче очракта 25 яшьлек җирле кеше билгесез кешеләрнең сүзләренә ышанып, 770 мең сум акчасын югалта. 

68 яшьлек алабугалы белән дә шундый ук хәл була, ул билгесез кешеләрнең күрсәтмәләрен үтәп, 800 мең сум акчасыннан коры кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев