Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада бер атна эчендә 2 авыр җинаять теркәлгән

Барлыгы узган атнада полициянең кизү бүлегенә җинаятьләр турында 369 хәбәр кабул ителгән.

Узган атнада полициянең кизү бүлегенә һәлакәтләр һәм җинаятьләр турында 369 хәбәр килгәне. Бу хакта полициянең җирле бүлекчәсендә хәбәр иттеләр. 

Шәһәр-районда авыр җинаятьләр категориясенә караган 2 җинаять теркәлгән. Шуларның берсе — банк исәбеннән билгесез ысул белән акча урлау. Икенчесе — Алабугада яшәүче 34 яшьлек ханым исеменә кредит рәсмиләштергәндә мошенникларның законсыз гамәлләрен булдырмау буенча ярдәм күрсәтү тәкъдиме белән кылынган караклык факты да бар. Әлеге хәйлә ярдәмендә алабугалының 200 мең сумнан артык акча урланган. 

Уртача һәм зур булмаган авырлык категориясенә караган җинаятьләр:

•    56 яшьлек алабугалы исеменә мошенниклар тарафыннан рәсмиләштерелгән кредитны ябу тәкъдиме белән кылынган 1 караклык факты. Китерелгән зыян күләме 240 мең сумнан артык тәшкил иткән;
•    шәһәр кибетләреннән 30 мең сумнан артык суммага товар урлауның 3 очрагы;
•    үтерү белән янауның 1 очрагы һәм сәламәтлеккә зыян китерү — 2;
•    билгесез зат тарафыннан 31 яшьлек алабугалының автомобиленә зыян салу факты;
•    транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш, исерек килеш руль артына утырган 2 кеше тоткарланган;
•    гаилә низаглары турында 22 хәбәр;
•    24 кеше район үзәк хастаханәсенә төрле травмалар белән мөрәҗәгать иткән;
•    үлем турында хәбәр — 28;
•    юл-транспорт һәлакәтләре — 36, алар нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев