Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада бер атна эчендә 2 кеше алдакчылар «кармагына» эләккән

Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.

Узган атнада Алабугада караклыкның ике очрагы теркәлгән. Беренче җинаять дистанцион ысул белән эшкә урнашу тәкъдиме белән ясалган, анда 62 яшьлек хатын җинаятьчеләргә 30 000 сум күләмендә акча күчергән.

Икенчесе элек кузгатылган җинаять эшен тикшерү нәтиҗәсендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган. Башкортстан Республикасында яшәүче 18 яшьлек егет, машина сату сылтавы белән, үзенең яшьтәшен 5000 сумга алдаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев