Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада бер атна эчендә 3 авыр җинаять теркәлгән

Кизү бүлегенә барлыгы 249 хәбәр килгән.

Узган атнада авыр төргә караган 3 җинаять теркәлгән — банк исәпләреннән төрле ысуллар белән акча урлауның 2 очрагы, шулай ук «улыгыз юл-транспорт вакыйгасына эләкте» дигән булып 1 алдау очрагы. Таныш булмаган берәүләр 71 яшьлек алабугалы хатын-кызга шалтыратып, аның улы кеше үлеменә китергән юл-транспорт фаҗигасе ясаган дип хәбәр иткәннәр һәм, улына ярдәм итәбез дигән булып, 1 миллион акча таләп иткәннәр. Шулай да әлеге хатын уяулык күрсәткән, алдакчылар тозагына эләкмәгән. 

Моннан тыш:
-    3 караклык ачыкланган. Бер очракта шәһәрнең 30 яшьлек кешесе үзе белән бергә спиртлы эчемлек эчеп утыручының телевизорын алып киткән. Икенче җинаять очрагы шәһәр кибетләренең берсендә килеп чыккан, билгесез зат 17 мең сумлык товар урлаган. Өченчесендә моңа кадәр хөкем ителгәне булган 30 яшьлек алабугалы хосусый йорттан 59 яшьтәге кешенең милеген урлаган, 35 мең сумлык зыян салган. 
-    2 алдакчылык очрагы теркәлгән. 67 яшьлек алабугалы хатын-кызга улының кеше үлеменә китергән юл-транспорт вакыйгасына эләгүен хәбәр итеп, 100 мең сум акча таләп иткәннәр, ләкин ул алдауга ышанмаган. Алдауның икенче очрагында социаль челтәрләрдән файдаланганнар. 28 яшьлек алабугалы хатын матурлык салоны өчен җиһаз сатып алырга җыенган һәм алдакчыларга 26 мең сум акча күчергән.
-    Сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерүнең 1 очрагы;
-    Шундый ук гамәлләре аркасында административ җәза алганнары булган затларның исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүенә бәйле 3 җинаять;
-    Административ күзәтчелекнең тиешенчә башкарылмавына бәйле 1 җинаять теркәлгән.
Гаилә җәнҗаллары турында 23 хәбәр алынган.

Алабуга үзәк район хастаханәсенә төрле җәрәхәтләр белән 13 кеше мөрәҗәгать иткән.
Кинәт үлем-китем турында 22 хәбәр алынган.

Узган атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, 348 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган, шуларның бишесе автотранспорт белән идарә иткәндә аек булмаган. 

Барлыгы 40 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. Аларның нәтиҗәсендә 3 кеше зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев