Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада бер атна эчендә җинаятьләр турында 291 хәбәр алынган

Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.

Бер атна эчендә кизү бүлегенә 291 хәбәр алынган. Авыр төргә караган 1 җинаять теркәлгән. Ул — алдакчылык очрагы. Билгесез зат, мошенникларны тоткарларга ярдәм итү сылтавы белән, Алабугада яшәүче 70 яшьлек ханымның акчасын үзләштерергә омтылган.

Моннан тыш теркәлгән җинаятьләр:
— 3 караклык очрагы, шуларның берсе әлегә ачыкланмаган. Бу — шәһәр кибетләренең берсеннән товар урлау. Килгән зыянның гомуми күләме 20 мең сумнан арткан;
— алдаучылыкның 2 очрагы. Берсендә, интернет сайтында тәгәрмәчләр комплекты һәм дисклар сату тәкъдиме белән билгесез зат 42 яшьлек җирле кешенең 60 мең сумнан артык акчасын үзләштергән. Икенчесендә, авиабилетлар сату буенча хезмәтләр күрсәтү тәкъдиме белән билгесез зат 49 яшьлек хатынның акчасына ия булган. Китерелгән зыян суммасы 19 мең сум тәшкил иткән.
— автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш, исерек хәлдә транспорт чарасын йөрткән ике кешегә карата җинаять эше ачылган;
— урамда һәм җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган өчен 3 кешегә беркетмә төзелгән;
— административ штрафны вакытында түләмәгән өчен 16 кеше җаваплылыкка тартылган; 
— төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын бозган өчен 3 кешегә административ беркетмә төзелгән; 
— балигъ булмаган балаларны тәрбияләү буенча ата-ана вазифасын тиешсез үтәгән өчен 6 ата-ана җавапка тартылды; 
— вак хулиганлык өчен 3 затка карата беркетмә төзелгән.
Гаилә җәнҗалы турында 14 хәбәр булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев