Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада бер ир-ат күршесенең телефонын урлаган һәм аны ломбардка тапшырган

Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән.

Алабуга шәһәре прокуратурасы Алабугада элек хөкем ителгән 37 яшьлек ир-атка карата дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд ирне РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 1нче өлешендә (урлау) каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судта ачыкланганча, 2022 елның 26 гыйнварында аның янына күршесе килгән һәм аңа «Самсунг Галакси А31» маркасының кесә телефонын зарядкага куяр өчен биргән. Гаепләнүче хатынның телефонын алып, аны ломбардка тапшырган, ә алынган 3 мең сум акчага спиртлы эчемлекләр сатып алган. 

Күршесеннән телефонын ала алмагач, хатын полициягә мөрәҗәгать итә. 

Гаепләнүче гаебен тулысынча таныган, зыян күрүченең кесә телефоны ломбардтан сатып алынган һәм хуҗасына кире кайтарылган. 

Суд гаеплегә 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 8 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Суд карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев