Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада бер кич эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 30дан артык беркетмә төзеде

Кичә кич Алабугада тонировка буенча рейд узды, аның барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре 78 транспорт чарасын тикшерде.

Алабуга районында тонировкалы транспорт чарасы белән идарә итү белән бәйле хокук бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән эш дәвам итә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен рейд барышында 32 административ материал төзелде. 

Шуларның 6сы — тонировка өчен (ст.12.5ч.3.1 КоАП РФ);

  • 1 кеше тонировка кагыйдәсен кабаттан бозган (ст.19.3.1 КоАП РФ);
  • 8 шофер страховкасыз йөргән (ст.12.37 КоАП РФ);
  • 7 кешегә иминият каешын эләктермәгән өчен беркетмә төзелгән (ст. 12.6 КоАП РФ);
  • 4 җәяүле юл кагыйдәсен бозган (ст.12.29.1);
  • 2 машина йөртүче документсыз булган (ст.12.3.2 КоАП РФ);
  • техник төзексезлек өчен — 3 беркетмә (ст.12.5.1);
  • юл билгеләре кагыйдәсен бозган өчен 1 беркетмә төзелгән (ст.12.16.2 КоАП РФ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев