Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада быелның 9 аенда юл һәлакәтендә алты кеше һәлак булган

87 кеше зыян күргән.

Быелның 9 аенда Алабуга һәм Алабуга районында 70 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 5кә артыграк. 

Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләр саны шулай ук арткан — 87 кеше җәрәхәт алган, 6 кеше үлгән. Узган елның 9 аенда 7 кеше һәлак булган. 

Сүз уңаеннан, 70 авариянең 29ы шофер гаебе белән килеп чыккан, шуларның сигезендә исерек йөртүчеләр гаепле. 

Исерек килеш машина белән идарә итүнең 291 очрагы ачыкланган. 42 очракта Җинаять кодексы буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев