Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада өч ай эчендә 7 велосипед урлаганнар

Бу хакта полиция бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җәй көне велосипед урлау очраклары аеруча арта. 
Еш кына велосипедлар караусыз калдырыла яки җиңел ачыла торган йозак белән эләктерелә. Гадәттә, җинаятьчеләр кешеләрнең ваемсызлыгыннан файдалана. 

Бу елның соңгы 3 аенда Алабуга полициясенең дежур бүлегенә велосипед урлау турында 7 хәбәр кабул ителгән.

Үзегезгә карата җинаятьчел гамәлләрне булдырмас өчен берничә кагыйдәне истә тотыгыз:
— хәтта кыска гына вакытка да велосипедыгызны урамда караусыз калдырмагыз; 
— кеше йөрми торган, караңгы урыннарда, хәтта электрон йозаклы йорт подъездларында да, каракларга каршы трос белән эләктерелгән булса да велосипедыгызны озакка калдырмагыз; 
— велосипедыгызны фатирда, гаражда яки йозак белән җиһазландырылган башка урында саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев