Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада дәүләт автоинспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучы балаларның әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәрде

Дәүләт автоинспекторлары билгеләп үткәнчә, балаларга көн саен юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерергә кирәк.

«Көзге каникуллар» профилактика чарасы кысаларында Алабуга автоинспекторлары шәһәр һәм район мәктәпләрендә укучыларның әти-әниләре белән юл кагыйдәләрен бозуны профилактикалау буенча әңгәмәләр үткәрде. 

Дәүләт автоинспекторлары билгеләп үткәнчә, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен, урамда һәм транспортта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен көн саен искә төшерергә кирәк. Шулай ук балигъ булмаганнар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең һәм машинада балаларны йөртү кагыйдәләрен санга сукмауның нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Киемдә яктылык кайтаручы элементларының кирәклеге турында искә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев