Алабугада гыйнвар аенда 7 юл-транспорт һәлакәте булган
Бу хакта ЮХИДИнең Алабуга бүлегендә хәбәр итәләр.
Бу елның гыйнварында Алабуга муниципаль районы территориясендә 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 1 кеше һәлак булган, 7 кеше яраланган, 3 бала тән җәрәхәтләре алган.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев