Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада ике машина бәрелешкән, дүрт кеше зыян күргән

Алар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

15 июльдә 11.45 сәгатьтә Мәскәү урамындагы 140 нчы йорт янында юл-транспорт һәлакәте була. Лада Гранта машинасын йөртүче 29 яшьлек кеше РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 13.9 пунктын бозып, 2.4 юл билгесе таләпләрен санга сукмый һәм Лада 211240 автомобиле белән бәрелешә. 

Юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше зыян күргән. Алар төрле җәрәхәтләр алган, берсе үзәк хастханәгә озатылган. 

Зыян күрүчеләр арасында 9 яшьлек бала бар. Җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, бала артта утырган һәм куркынычсызлык каешы белән эләктерелгән булган, шуңа күрә җитди зыян килмәгән. Аңа медицина ярдәме күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев