Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада ике йөртүчене машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр

Алар руль артына исерек килеш утырган.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия хәбәр иткәнчә, йөртүчеләрнең берсе — Ринат Исмәгыйлев бу елның 14 ноябрендә Первомайская урамында исереклек билгеләре белән тоткарлана.

Алабуга үзәк хастаханәсенең наркология кабинетында үткәрелгән медицина тикшерүе нәтиҗәсе буенча, аның исереклеге 0, 826 мг/л тәшкил иткән. 

Икенче шофер — Владимир Казаринов 2 ноябрьдә иртәнге сәгать 10да Интернациональ урамында тоткарлана. Ачыкланганча, ир мефедрон йогынтысында наркотик исерек хәлдә булган.

Суд ике шоферга да бер үк төрле җәза билгеләде — 30 мең сум штраф һәм 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү.

Яңалык юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия тарафыннан урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев