Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада «Иминлек каешы» профилактика чарасы башланды

Алабуга автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.

2022 елның 25 маеннан 31 маена кадәр ТР территориясендә «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Бу хакта Алабуга ЮХИДИ бүлеге башлыгы Руслан Харисов хәбәр итә. Чараның максаты — юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, машина йөртүче үзе дә, пассажирлары да куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш, дип ассызыклады җитәкче.

Куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозуны фотовидеофиксацияләү комплекслары автомат рәвештә терки. Шуннан соң транспорт чарасы хуҗасына административ штраф турында хәбәр җибәрелә.

Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре буенча, иминлек каешларын куллану машина йөртүче һәм алгы утыргычтагы пассажир өчен юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булу яки имгәнү ихтималын — 50 процентка, арткы утыргычтагы пассажирлар өчен — 25 процентка киметә. Машина әйләнеп капланган очракта, куркынычсызлык каешын эләктергән пассажирның исән калу мөмкинлеге биш тапкыр арта.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев