Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада ир-атны талаган хатын-кызны хөкем иттеләр

Җинаятьне ул моннан бер ел элек кылган.

Алабуга шәһәр судында РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлешендәге «г» пунктында («Урлау») каралган җинаять кылуда гаепләнүче гражданкага карата җинаять эше каралды, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте. 

Узган елның 8 гыйнварында, исерек хәлдә, танышының фатирдагы тумбасыннан банк картасын урлый. Шуннан соң ул аның шәхси банк счетыннан акча ала. 

Гражданка РФ ҖК 158 статьясының 3 өлешендәге «г» пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды. 

Суд тарафыннан аңа 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән. РФ Җинаять кодексының 73нче маддәсе нигезендә, гражданкага иректән мәхрүм итү рәвешендә билгеләнгән җәзаны 2 ел сынау срогы дип санарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев