Алабуга нуры

Алабугада иртәнге рейд вакытында 9 хокук бозучы ачыкланды

Аларга административ беркетмәләр төзелде.

Бүген иртән дәүләт автоинспекторлары рейд үткәрделәр. Машина йөртүчеләрне тикшерү Алабуга-Гари-Абалач автоюлында узды. 

Рейд барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре 9 хокук бозу очрагын ачыклады. Алар техник җитешсезлекләр, тонировка, страховка, укылмый торган номерлар белән бәйле иде. 

Бер машина йөртүчедә исереклек билгеләре булган. Барлык фактлар буенча административ беркетмәләр төзелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: