Алабугада исерү билгеләре булган 33 йөртүче тоткарланган
Бу хакта район ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.
Быелның гыйнвар аенда Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре исерек хәлдә машина белән идарә иткән 33 йөртүчене тоткарлаган. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Хәзерге вакытта аларга карата РФ КоАП 12.8 ст. 1 өлеше буенча административ материал төзелде, алга таба аларга карата 1,5 елдан 2 елга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җаваплылык кулланылачак.
33 машина йөртүченең 5се исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү өчен кабаттан тоткарланган, моның өчен РФ Җинаять кодексының 264.1 статьясы каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев