Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада хатыны ирен үтерә язган

Вакыйга 20 мартта килеп чыга.

Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның 20 мартында Тынычлык проспектының 24 «А» йортындагы фатирларның берсендә ир белән хатын арасында талаш килеп чыга. Мөнәсәбәтләр ачыклаган вакытта 39 яшьлек хатын 43 яшьлек иренең калак сөяге тирәсенә, күкрәгенә кухня пычагы белән кадый. 

Күршеләре чакырткан ашыгыч ярдәм табиблары ирне үлемнән алып кала. 

Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлтелгән тикшерү эшләре бара. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә ТР буенча РФ Тикшерү комитеты Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев