Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада җиңел машина җәяүлене бәрдергән

Зыян күрүче хастаханәдә.

Кичә кич Нефтьчеләр проспекты буенча 141нче йорт янында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итәләр. 

17.20дә ВАЗ 21093 автомобиленең 51 яшьлек йөртүчесе, юлны тиеш булмаган урында чыгучы 57 яшьлек җәяүле хатын-кызны бәрдерә. 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүче үзәк район хастаханәсенә китерелә. Табиблар аңа төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр диагнозы куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев