Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада машина җәяүлене бәрдергән

Җәяүле җитди җәрәхәтләр алган.

Кичә Алабугада җәяүлене бәрдергәннәр. Вакыйга турында җирле Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

«13 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Әйләнеч шоссе урамындагы 9 нчы йорт янында Тойота автомобиленең 1977 елгы йөртүчесе, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.3 пунктын бозып, юлны тиеш булмаган урында аркылы чыккан 1939 елгы җәяүлене бәрдерә», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Табиблар әйтүенчә, җәяүлегә баш мие селкенү, баш сөягенең һәм баш миенең ябык җәрәхәте һәм төрле сынулар диагнозы куела. Ул госпитализацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев