Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада наркотиклар белән бәйле җинаятьләр саны арта

Шәһәр һәм районда вәзгыять элеккечә кискен кала бирә, дип бәяләде наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендәге хәлне Алабуга шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Роман Михеев. Бу турыда тулырак пресс-конференциядә сөйләделәр.

Быелның сигез ае эчендә Алабуга районы территориясендә хокук саклау органнары тарафыннан наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендә башкарылган җинаятьләр турында 425 хәбәр кабул ителгән (узган елда шул ук вакыт эчендә 252 булган).

- 101 җинаять эше кузгатылды. Аларның күбесе авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр (зур күләмдә наркотик матдә саклау, сату) категориясенә керә. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле маддәләр буенча бирелә торган җәзалар да кискенләште. Практикадан күренгәнчә, әфьюн саткан өчен иректән мәхрүм ителүдән башка бүтән җәза каралмаган, - дип билгеләп үтте Роман Михеев.

САННАР ҺӘМ ФАКТЛАР

2013 елда 51 җинаять эше гаепләү карары белән судка җибәрелгән (узган елда - 29). Алабуга суды тикшергән 38 эш буенча гаепләү карары кабул ителгән, 13 эш әле тикшерү стадиясендә.

Бу вакыт эчендә 10,7 килограмм күләмендә наркотик һәм психотроп матдә тартып алынган.

Полиция бүлеге тарафыннан быелның 8 ае эчендә наркотик матдә саклаган, табиб рецептыннан башка кулланган һәм составында наркотик матдә булган үсемлекләр үстергән өчен 109 административ беркетмә төзелгән.

Татарстанның Госнаркоконтроль бүлеге җитәкчесе Игорь Копов әйтүенчә, наркомания - комплекслы проблема.

- Ун ел элек бу проблемага республика дәүләт органнарының бар игътибары юнәлгән иде, шул ук вакытта антинаркотик комиссия һәм наркоконтроль буенча федераль хезмәт булдырылды. Бу ун ел эчендә дәүләт органнарының барлык структуралары тарафыннан зур эш башкарылды, һәм хәзерге вакытта Татарстанда наркотикларга бәйле авырулар саны 0,7 процентка артты. Әле 90нчы еллар ахырында гына да бу сан 50 процент иде.

2006 елдан республикада мәктәп укучылары һәм студентларның наркотик куллану-кулланмавын тикшерү максатыннан тест үткәрелә. Бүгенге көнгә 1 миллион кеше тест үтте, наркотик кулланучы 800 кеше ачыкланды. Психолог, педагог һәм табибларның актив хезмәте шуларның 97 процентына нормаль тормышка кайтырга мөмкинлек бирде.

Һичшиксез, Алабуга районында да наркотикларга тест үткәреләчәк, диде Алабуганың табиб-наркологы Марина Пляшкова.

- Быел 3700 кеше тикшерү узачак. Тестны мәктәп укучылары, махсус урта һәм югары ук йортлары студентлары үтә. Без риск категориясенә - исәптә торучы балаларга аеруча игътибар итәчәкбез. Алай гына да түгел, без аларны тикшереп кенә калмыйбыз, бу балаларның ата-аналары белән дә эшләячәкбез.

Тестны алдан кисәтмичә, белдерү ясамыйча үткәрәчәкләр. Тикшерүгә тәрбия эшендә җитешсезлекләр ачыкланган, укучылар белән аралашмаган, хокук бозулар теркәлгән уку йортлары эләгә.

Гомумән, табиб-наркологта җиде балигъ булмаган бала исәптә тора, шуларның дүртесе мәктәп укучысы һәм өч студент.

Татарстанның Госнаркоконтроль бүлеге җитәкчесе Игорь Копов әйтүенчә, хәзер яшьләр арасында синтезланган яңа наркотиклар таралган, аларны безгә чит илдән китерәләр. Бер кап наркотикның бәясе уртача 300-400 сум.

Шул ук вакытта Татарстанда наркотикларга каршы эш алып баручы берничә программа эшли. 3 нче мәктәп укучылары "SаMоSтоятельные дети" проектын тормышка ашыра. Әлеге проект чит илләрнең наркотик куллануны булдырмау тәҗрибәсенә нигезләнеп эшләнгән. Проект ярдәмендә бала, килешү нигезендә, наркотик һәм начар гадәтләрдән аңлы рәвештә баш тарта алырга өйрәнә.

"Балигъ булмаганнарның алкоголь куллану сәбәпләрен ачыклау максатыннан, Татарстанның антинаркотик комиссиясе кысаларында социологик тикшерү үткәрдек. Әгәр моңа кадәр яшүсмерләр моның алар өчен кызык һәм яңа булуын әйтсәләр, хәзер алар алкоголь куллануны заманча дип саныйлар, дуслары белән аралашу җиңеләя дип аңлаталар", - дип сөйләде Игорь Копов.

Хокук саклаучы органнар көче белән генә наркомания проблемасын хәл итеп булмый, дип билгеләп үтелде пресс-конференциядә. "Бу бәла белән барыбызга бергә көрәшергә кирәк", - диде Константин Макаров. Алабуга районында наркоманияне профилактикалау буенча җитди эш башкарыла, дип билгеләп үтте ул конференция ахырында.

Исегезгә төшерәбез: наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар турында һәм наркотиклар белән көрәшне яхшырту тәкъдимнәре белән министрлыкларның интернет кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгать итәргә, яки "кайнар линия" телефоннарына шылтыратып хәбәр итәргә була:

8(843)291-19-25 − ТР прокуратурасы;

8(843)273-43-45 − Россия Федерациясенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе;

052 − ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы;

8(843)272-35-43 − ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика наркодиспансеры.

Әминә ДӘМИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев