Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада рейд вакытында бер исерек машина йөртүче тоткарланган

Хокук бозучының машинасы эвакуацияләнгән. 

Бүген иртән Алабуга-Гари-Абалач юлында иртәнге рейд узды. Тикшерү барышында 37 хокук бозу ачыкланган, шуларның 12се — автобус йөртүчеләр. 

Шулай итеп, рейд барышында дәүләт автоинспекторлары түбәндәге хокук бозуларны ачыклаган: 13 транспорт чарасының техник җитешсезлеге ачыкланган, куркынычсызлык каешы — 2, тонировка — 3, укылмый торган номер — 5, страховка — 8, документсыз — 2. 

Бер машина йөртүченең руль артына исерек килеш утыруы ачыкланган. Аның машинасы эвакуацияләнгән һәм махсус стоянкага урнаштырылган. 

Барлык кагыйдә бозучыларга да беркетмәләр төзелде, дип хәбәр итәләр Алабуга ЮХИДИ бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев