Алабуга нуры

Алабугада штрафны вакытында түләмәүчеләрне кулга алганнар

Алар административ штрафларны вакытында түләмәгән.

Быелның 4 аенда Алабуга ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән штрафны вакытында түләмәгән 63 кешегә административ материал төзегән. 

Әлеге эшләрне карау нәтиҗәләре буенча судлар түләмәүчеләрне кулга алу турында 9 карар кабул итте, 5 машина йөртүчегә мәҗбүри эшләр билгеләнде, ә калган хокук бозучыларга штраф салынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: