Алабугада Төркия гражданин талаганнар
7 гыйнвар көнне кичке сәгать унда Нечаев урамы, 11 нче йорт янәшәсендә билгесез кешеләр 27 яшьлек Төркия гражданинын кыйнап һәм талап китә.
Дуслары белән яшәгән Автомобилистлар урамыннан ерак булмаган кибеткә яшь төрек азык-төлек алырга дип керә. Иптәшләре исә "Эссен" кибетенә юнәлә.
Шампан шәрабы, сыра, тәмәке һәм азык-төлек алганнан соң егет Нечаев урамы, 11 нче йорт янәшәсеннән үзе яшәгән йортка таба юнәлә. Монда очраган егетләр аннан ниндидер кыз турында сораша башлый, әмма төрек кызны белмәвен һәм егетләргә ярдәм итә алмавын аңлата. Шуннан соң егетләр аннан телефон биреп торуын сорый. Төрек аларга телефонын бирә һәм хәтта телефон исәбендә акча булмавын да кисәтә.
Бу егетләр телефонны кире бирергә җыенганда гына тагын бер төркем яшьләр килеп чыга һәм телефонны тартып та ала. Төрек тә озак уйлап тормый: үзен кыерсытучыларны карга егып сала, сугышу башлана. Тик көчләр тигез булмый һәм Төркия гражданины аңын югалта. Аңга килгәннән соң ир документларын, акча янчыгын тапмый, продуктлар салынган пакет та юкка чыга. Күрәсең, җинаятьчеләр, ирнең чит ил кешесе булуын аңлап, тиз генә баемакчы булганнар.
Соңрак, Төркия гражданины полиция хезмәткәрләренә аңлатма биргәндә, үзенең "Иншаат" фирмасында эшләвен әйтә һәм җинаятьчеләрне сурәтли. Полиция хезмәткәрләре бу билгеләр буенча талаучыларны тиз арада кулга ала. Тикшерү барышында бу кешеләрнең Татарстанның төрле шәһәрләреннән килгән булуы һәм аларның "Алабуга" махсус икътисадый зонасында эшләүләре ачыклана. Алабугада алар арендага алган фатирда барысы бергә яши. Алар моңа кадәр дә хөкем ителгән булган.
Кеше малына кызыгучыларның бу гамәлләре РФ Җинаять кодексының 161 нче маддәсенең 2 нче өлеше буенча квалификацияләнә ("Сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч кулланып талау").
Алабуга эчке эшләр бүлеге инспекторы Любовь Бикмуллина әйтүенчә, соңгы арада махсус икътисадый зона үсеше белән бергә МИЗ заводларында эшләүче гражданнар арасында хокук бозуларның артуы да күзәтелә. Шуның белән бәйле рәвештә полиция хезмәткәрләре чит ил гражданнарына җәмәгать урыннарында ялгыз булмаска киңәш итә.
Р.Нуриева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.10700
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.35700
-
30 июнь 2022 - 10:00«Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» Строительная компания ООО Специализированный застройщик «Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» на берегу озера Средний Кабан в Приволжском районе Казани.15600
-
30 июнь 2022 - 09:40Автоматизация агробизнеса: как это происходит В Республике Татарстан стартовала программа поддержки автоматизации СХТП.14700
-
30 июнь 2022 - 12:30Алабугалылар өчен ял паркында кино күрсәтәчәкләр Халык ачык һавада «Кире» фильмын карый алачак.14700
-
1 июль 2022 - 11:00Алабугада аттестатлар һәм алтын медальләр тапшыру тантанасы үтте Ул шәһәр мәдәният сараеның паркет залында узды.12600
-
1 июль 2022 - 18:30Алабугада җәядән ату буенча турнир булачак Шәһәрдә беренче тапкыр Җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турниры оештырылачак.12500
-
1 июль 2022 - 10:00Она мечтала с детства стать врачом Ещё в школе знала, что будет лечить детей! И речь о враче-педиатре Елабужской ЦРБ.11700
-
1 июль 2022 - 09:20АО «Транснефть — Прикамье» модернизировало систему пожарной безопасности в Удмуртском РНУ АО «Транснефть — Прикамье» завершило работы по модернизации системы пожарной безопасности офиса Удмуртского районного нефтепроводного управления.11300
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк 1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.10700
-
1 июль 2022 - 16:55Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршы алырга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» исемле сәламәтләндерү комплексы кунакларны каршы алды.10700
-
30 июнь 2022 - 08:30Ел башыннан бирле дәүләт автоинспекторлары Алабугада 200ләп исерек шоферны тоткарлаган Шуларның 31е исерек килеш руль артына кабат эләккән.10500
-
2 июль 2022 - 15:00«Алабугада җәйге кичләр» фестивале 14-17 июльдә узачак Проект 2018 елда ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.10300
-
1 июль 2022 - 15:15Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды «КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак.10200
-
2 июль 2022 - 12:00Алабуганың 8нче мәктәбендә капиталь ремонт бара Шәһәр һәм районның берьюлы берничә мәктәбендә ремонт бара.10000
-
30 июнь 2022 - 15:10Ринат Мөхәммәдиев: «Кесә китаплары бүгенге көндә популярлык казана» Бу — кечкенә, кесә форматындагы басмалар.9500
-
1 июль 2022 - 14:05Җәй көне зелпене ашап калырга кирәк Аның яфрагы, җимеше һәм кайрысы да файдалы икән.8400
-
2 июль 2022 - 10:30Алабугада — ябык футбол мәйданы булачак Тугаров урамында 1408 квадрат метрлы мәйданда каркас-тентлы өслек белән футбол манежын төзү эшләре бара.7900
-
2 июль 2022 - 08:30Алабугалылар өчен Спас ярминкәсе август аенда узачак 5 августтан 7 августка кадәр узачак XV Спас ярминкәсенең рәсми сайты эшли башлады.7800
-
30 июнь 2022 - 11:00Алабугалыларны «Спортлы җәй-2022» гә чакыралар Чаралар җомга көннәрендә Гуляй паркта уза.7600
-
30 июнь 2022 - 13:01Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабын тәкъдим итү чарасы үтте Китап «Казан утлары» журналы редакциясе һәм «Татмедиа» җәмгыяте белән берлектә бастырып чыгарылган.7600
-
1 июль 2022 - 12:00Алабугалылар Санкт-Петербургта яшәүчеләргә бәйрәм бүләк итте 25 июньдә Ленинград өлкәсендәге Всеволожск районының Энколово авылында кыр эшләре тәмамлану уңаеннан халык күңел ачты.4800
-
3 июль 2022 - 09:00Алабуга районында сөт җитештерү артты Бер тәүлектә савып алынган сөт күләме 73 тонна тәшкил итте.4800
-
3 июль 2022 - 12:00Әбисеннән калган истәлекне саклый «Алабуга нуры» нда «Гаилә истәлекләре» акциясе дәвам итә.4400
-
3 июль 2022 - 14:00Алабугада җәядән ату буенча турнир узачак Шәһәрдә беренче тапкыр Җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турниры оештырылачак.4100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика