Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада тукталыш пыялаларын ваткан кешеләрнең шәхесләре ачыкланды

Алар закон буенча җавап бирәчәкләр.

Узган атнада шәһәрдә өч вандализм очрагы булды. Вандаллар Горький, Төзүчеләр урамнары һәм Тынычлык проспектындагы тукталыш павильоны пыялаларын ватты. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин сөйләвенчә, Горький урамындагы тукталышта булган вандализм факты буенча Алабуга эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге тарафыннан тикшерү алып барыла. Тукталыш павильоны пыяласына травматик коралдан атканнар. Видеокүзәтү камералары ярдәмендә хокук бозучының шәхесе ачыкланган. Ул зыянны тулысынча капларга һәм закон буенча җавап бирергә тиеш булачак.

Моннан тыш, тагын ике вандализм очрагы бер үк көнне Төзүчеләр урамындагы һәм Тынычлык проспектындагы тукталыш павильоннарында була.

Бу фактлар шулай ук видеокүзәтү камерасы объективына эләгә. Балигъ булмаган җинаятьчеләрнең шәхесләре ачыкланган. Сәгать 23.00дән соң урамда йөргән яшүсмерләр тукталыш пыялаларын бита белән бәреп вата. Ата-аналар белән әңгәмә үткәрелгән, алар административ җаваплылыкка тартылган, шулай ук аларга китерелгән зыянны капларга туры киләчәк. Яшүсмерләр балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә исәпкә куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев