Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада узган атнада 2 авыр җинаять теркәлгән

Кизү бүлегенә закон бозу турында барлыгы 386 хәбәр килгән.

Узган атнада авыр төргә караган 2 җинаять теркәлгән — беренчесендә банк исәбеннән әлегә ачыкланмаган ысул белән акча урлау очрагы, икенчесендә 48 яшьлек алабугалы ялган интернет-кибеттән товар алганда 20 мең сум акчасын югалткан.

Моннан тыш:
-    4 караклык ачыкланган, шуларның икесе — 29 яшьлек алабугалының акчасын урлау һәм күп фатирлы йорт подъездыннан велосипед урлау очраклары әлегә ачыкланмаган;
-    1 мошенниклык факты (интернет-сайт аша түбән бәягә күмәртәләп сигарет сату сылтавы белән 63 яшьлек алабугалыны 4 мең сумга алдаганнар);
-    чит кеше милкенә белә торып зыян китерү очрагы (билгесез зат 33 яшьлек алабугалының машинасына зыян салган);
-    2 кешене исерек килеш машина йөрткән өчен тоткарлаганнар. Алар моңа кадәр дә шул ук законны бозган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган;
-    гаилә низагы турында 20 хәбәр кабул ителгән;
-    23 кеше үзәк район хастаханәсенә төрле җәрәхәтләр белән мөрәҗәгать иткән; 
-    кисәк үлем турында 19 хәбәр;
-    ДТП турында 30 хәбәр алынган, аларда 6 кеше зыян күргән;
-    305 йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 9ы автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев