Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада узган атнада 3 караклык факты теркәлгән

Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр итәләр.

Узган атнада Алабугада кеше милкен урлауның 3 очрагы теркәлгән.

Шуларның берсе әлегә ачыкланмаган. Бу — Б.Урманче урамындагы кибеттән техника урлау. Китерелгән зыян күләме 2,5 мең сум тәшкил итә.

Ачыкланган җинаятьләрнең берсе — азык-төлек кибетеннән товар урлау белән бәйле. Моның өчен 55 яшьлек алабугалы тоткарланган. Тагын бер 21 яшьлек карак 56 яшьлек алабугалының телефонын урлаган өчен кулга алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев