Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада узган атнада 5 авыр җинаять теркәлгән

Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.

Узган атнада Алабугада авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр категориясенә керүче 5 җинаять теркәлгән.Бу — банк счетларыннан акча урлауның ике очрагы. 

Беренче очракта билгесез зат, онлайн банк кушымтасыннан файдаланып, 57 яшьлек алабугалының банк счетыннан 90 мең сумнан артык акчасын урлаган. 

Икенче очракта билгесез зат, кибетләргә түләү юлы белән, 41 яшьлек алабугалының банк картасыннан 9 мең сумнан артык акчасын үзләштергән. Әлеге җинаять кылуда шикле булган, моңа кадәр дә элек хөкем ителгән Алабугада яшәүче 31 яшьлек ир тоткарланган.

Өченче җинаять — 32 яшьлек алабугалының мөлкәтен урлау. Китерелгән зыян суммасы 7 мең сум тәшкил иткән. 

Дүртенче җинаять — алдакчылык белән бәйле. Билгесез затлар 32 яшьлек ханым исеменә билгесез затлар тарафыннан кредитны рәсмиләштерүне булдырмау сылтавы белән, зыян күрүченең 400 мең сумын урлаганнар. 

Бишенче җинаять — наркотик чара сату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев