Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада узган атнада авыр төргә караган 2 җинаять теркәлгән

Барлыгы кизү бүлегенә төрле хокук бозулар турында 292 хәбәр алынган. 

Үткән атнада кизү бүлегенә 292 хәбәр алынган. 

Авыр төргә караган 2 җинаять теркәлгән. Ике очракта да алабугалыларның банк карталарыннан акча урланган. Беренчесенең ысулы ачыкланмаган, икенчесендә юмористик тамашага билет сатам дигән булып, билгесез бер зат 37 яшьлек алабугалының акчасын үзләштергән, 14 мең сумлык зыян салган. 

Моннан тыш, уртача һәм зур булмаган авырлыктагы җинаятьләрдән:

— билгесез зат, законсыз рәвештә акчасын күчерүләреннән яклыйм дип, 68 яшьлек өлкән яшьтәге хатын-кызның 100 мең сумнан артык акчасын алган;
— чит милекне күрәләтә бозучы 43 яшьлек алабугалы тоткарланган;
— сәламәтлеккә төрле дәрәҗәдә зыян салуның 4 очрагы һәм үтерү белән янауның 2 очрагы теркәлгән.

Гаилә җәнҗаллары турында 16 хәбәр алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев