Алабугада узган атнада авыр төргә караган дүрт җинаять теркәлгән
Барлыгы полициянең кизү бүлегенә төрле хокук бозулар турында 268 хәбәр алынган.
Алабугада узган атнада авыр төргә караган дүрт җинаять теркәлгән. Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр итәләр. Ике җинаять — банк счетларыннан акча урлауга бәйле.
Беренче очракта билгесез зат, 66 яшьлек алабугалының элек югалган телефонын кулланып, счеттан 10 мең сум күләмендә акча урлаган. Икенче очракта билгесез зат 49 яшьлек алабугалының банк счетыннан 100 мең сумнан артык акча үзләштергән.
Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре кыска вакыт эчендә хокук бозуда шикле кешенең шәхесен ачыклый һәм аны кулга ала. Ул элек хөкем ителгән 32 яшьлек алабугалы булып чыга.
Өченче һәм дүртенче җинаять мошенниклык очрагы белән бәйле. Беренче очракта билгесез зат, юл-транспорт һәлакәтенә эләккән туганнарының җинаять җаваплылыгыннан качу тәкъдиме белән, Алабугада яшәүче 82 яшьлек әбинең 500 мең сум күләмендә акчасын үзләштергән. Икенче очракта шундый ук тәкъдим астында билгесез зат 58 яшьлек ханымның 800 мең сум күләмендә акчасын урларгаа омтылган, тик соңгысы уяулык күрсәткән һәм каракларның тозагына эләкмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев