Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада узган атнада җинаятьләр турында 217 хәбәр алынган

Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр теркәлмәгән.

Узган атнада кизү бүлегенә шәһәр-районда килеп чыккан вакыйгалар һәм җинаятьләр турында 217 хәбәр алынган.

Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр теркәлмәгән.

2021 елның 31 декабреннән 2022 елның 7 гыйнварына кадәр:
— 2 караклык очрагы булган, аларның берсе әле ачыкланмаган килеш калган: 49 яшьлек хатын-кызның хосусый йортыннан милеген урлаганнар;

— 1 алдакчылык очрагы күзәтелгән. Иҗтимгый челтәрләрнең берсеннән файдаланып, бакчадагы җиһазын сатам дигән булып, 33 яшьлек хатын-кызның 15 мең сум акчасын үзләштергәннәр;

— машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән була торып та, исерек хәлдә руль артына утырган кеше тоткарланган, аңа карата җинаять эше ачылган; 

— федераль эзәрлекләнгән 1 җинаятьчене тотканнар;

Бер атна эчендә 251 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Шулар арасында:
— вак хулиганлык гамәле — 2 очрак;
— 3 зат административ штрафны үз вакытында түләмәгән;
— ата-ана бурычын тиешенчә үтәмәгәннәр — 2 очрак;
— төнлә гражданнарның тынычлыгын бозганнар — 2 очрак;
— полицияне ялганлап чакырганнар — 1 очрак.

Моннан тыш:
-административ күзәтчелек тәртибен бозган өчен, күзәтү астындагы 7 затка карата беркетмә төзелгән;
— гаилә җәнҗаллары турында 15 хәбәр алынган.

ЮХИДИ
Үткән атнада:
— 38 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, нәтиҗәдә 1 кеше зыян күргән.
— 189 йөртүче, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулары аркасында, административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 12се автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев