Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада велосипедчыны бәрдергәннәр

Велосипедчы хастаханәдә.

13 август көнне Нефтьчеләр проспекты буенча 47нче йорт янында велосипедчыны машина бәрдергән.

«Лада Гранта» автомобиле руле артында утырган 31 яшьлек хатын-кыз, Землянухин урамы ягыннан Төзүчеләр урамы юнәлешендә хәрәкәт итеп, 2001 елда туган велосипедчыны бәрдерә.

Велосипедка утырган егет, РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 24.8 пунктын бозып, велосипедтан төшми генә, светофорсыз җәяүлеләр кичүе буенча хәрәкәт итә. Вакыйга нәтиҗәсендә, велосипедчы Алабуга үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә уң бот сөяге сыну диагнозы белән китерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев