Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада яңа елның ике атнасында 452 хокук бозу теркәлгән

Безнең халык бәйрәмнәрне киң һәм күңелле итеп үткәрергә ярата. Берәүләр бу ялларны сәламәтлек өчен файдалы итеп уздырырга омтылса, икенчеләре исә рәхәтләнеп күңел ачарга тырыша.

Барысы да яхшы кебек, тик менә бу "күңел ачу"лар еш кына исерткеч эчемлекләрдән башка узмый. Ә каны һәм башы кызган адәмнәр гадәттә мөнәсәбәт аңлаша башлый, алай гына да түгел, җинаять юлына баса.

Полиция хезмәткәрләре бу көннәрдә көчәйтелгән режимда эшләде, дип хәбәр итте Алабуга эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев.

Үзәк чыршы бәйрәмендә кайбер игътибарсыз әти-әниләр балаларын югалткан. Бәхеткә, югалган сабыйлар барысы да тиз арада табылган. Яңа ел төнендә 20дән артык гаилә тавыш-гауга куптарган. Хокук саклаучылар әйтүенчә, низаг күбесенчә туганнар арасында барлыкка килгән. Бәйрәм көннәрендә шундый 40 гаилә низагы теркәлгән.

Быелның ике атнасында 5 - кеше милкен урлау, 95 - гаилә низагы, 3 - үтерү белән янау теркәлгән, 39 кеше үзәк район хастаханәсенә төрле җәрәхәтләр белән мөрәҗәгать иткән. Төрле хокук бозулар өчен 1152 кеше административ җавап бирәчәк. Шуларның 177сенә сәрхүш хәлдә җәмәгать урыннарында күренгән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган өчен административ беркетмә төзелгән. 11 машина йөртүче исерек килеш руль артына утырган, 862 шофер тизлек режимын арттырган өчен административ җавап бирәчәк.

Фәридә Әскәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев