Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада яшәүче 30 мең акчасын югалткан

Ул мошенниклар корбаны булган. 

Алабуга полициясенең кизү бүлегенә алдакчылык факты турында гариза белән 55 яшьлек җирле ханым мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүче хокук сакчыларына элек интернет сайтларның берсендә кредит алу өчен гариза калдыруын аңлаткан.

Күпмедер вакыт узгач, аңа кесә телефонына билгесез хатын-кыздан шалтырату килә, ул үзен банк хезмәткәре дип таныштыра.

Шалтыратучы алабугалыга кредит хуплануын, ләкин аны алу өчен 5 мең сумнан артык беренчел взнос түләргә кирәклеге һәм бераздан бу акчаларның кире кайтарылуы турында хәбәр итә. 

Шалтыратучының күрсәтмәләрен үтәп, хатын күрсәтелгән счетка акча күчерә.

Шуннан соң, алдакчылар тагын берничә сылтау табып алабугалыдан берничә мәртәбә акча күчерттерәләр. Бары тик, башта 15 мең, соңыннан тагын 10 мең сум күчергәннән соң гына, сизенеп, ханым үзенең кызына бу вакыйга турында сөйли. Кызы шунда ук полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. 

Нәтиҗәдә, мошенникларның җинаятьчел гамәлләре аркасында Алабугада яшәүче ханым 30 мең сумнан артык акчасыннан колак кага. 

Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең тикшерү бүлегендә Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 статьясындагы 2 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ киңәш итә: 
— Җинаять корбаны булмас өчен, таныш булмаган затлардан кергән бөтен мәгълүматны кат-кат тикшерегез;
— Таныш булмаган кешеләргә үзегезнең банк карталары һәм счетлары турында мәгълүматны хәбәр итмәгез;
— Уяу булыгыз, алдакчылар хәйләсенә бирешмәгез 
— Телефондагы чит кеше сүзен тыңлап, билгесез счетларга акча күчермәгез.

Җинаять корбаны булгансыз икән инде, кичекмәстән «02» яки «112» телефоннары аша полициягә хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев