Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада яшәүче хатын-кыз мошенник исәбенә 10 мең сум акча күчергән

Автозаправка станцияләренең берсендә көндез телефон шылтырый. Үзен зур түрә дип таныштырган ир кеше станциягә тикшерүчеләр килергә тиешлеген һәм аларны сыйлар өчен коньяк алырга кирәк булуын әйтә.

Шылтыратучы шулай ук әлеге үтенеч канәгатьләндерелмәгән очракта проблемалар барлыкка килергә мөмкин булуына ишарә ясый.

Трубканы алган хатын-кыз спиртлы эчемлекләрдә бернәрсә аңламавын әйтә. Җавап итеп "түрә" кибеткә баргач үзенә кабат шылтыратырга куша.

Шәһәр супермаркетларының берсенә баргач, хатын кушканны үти: иргә шылтырата. Үзенә кирәкле коньякның сатылуда бармы-юкмы икәнлеген белү өчен ир трубканы сатучыга бирергә куша. Сөйләшүдән андый эчемлекнең кибеттә булмавы ачыклана. Тик кинәт кенә шылтыратучы ир спиртлы эчемлек рәвешендә бирелгән бүләкне тикшерүчеләр ришвәт дип аңларга мөмкин бит, дигән фараз әйтә. Шуңа күрә ул ике телефон номерына акча күчерергә куша.

Хатын-кыз түләү терминалы аша һәр номерга бишәр мең сум акча күчерә. Әлеге ун мең сумны һичшиксез кире кайтарырга вәгъдә иткән мошенник моны эшләргә җыенмый, әлбәттә.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Алия Кариева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев