Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада яшәүче ханым алдакчыларга ярты миллион сум акча күчергән

Бу юлы мошенниклар тозагына 51 яшьлек хатын эләккән.

27 октябрьдә Алабуга полициясенә 51 яшьлек ханым мөрәҗәгать итә. Ул хәбәр иткәнчә, аны мошенниклар алдаган. 

4 көн дәвамында ханымның кесә телефонына үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган кешеләр шалтырата. Имеш, ханымның исеменә билгесез затлар кредит рәсмиләштерергә омтыла, һәм бу кредитларны ябу өчен яңа кредит алырга кирәк. Моннан тыш, зыян күрүчегә бу хәл турында беркемгә дә хәбәр итмәскә кушыла.

Мошенникларга ышанып, ханым өч банктан кредит ала һәм мошенникларга акча күчерә. 

Шуннан соң хатын мошенниклар корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. 

Зыян суммасы 600 мең сумнан артык тәшкил иткән.

Әлеге факт буенча Алабуга районы тикшерү бүлегендә Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 статьясындагы 3 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев