Алабугада яшәүче хатын-кыз бүләк отам дип акчасын урлаткан
Полиция бүлегендә җинаять эше кузгатылган.
Алабуганың полиция бүлегенә 43 яшьлек хатын мөрәҗәгать итә, ул мошенниклар корбаны булган.
Социаль челтәрләрнең берсендә ул кәрәзле телефон уйнату турында белдерүгә тап була. Барлык шартларны да үтәгәннән соң, аңа телефон отуын һәм аны өенә китерү өчен түләргә кирәклекне әйтеп шалтыраталар. Алабугалы бу сүзләргә ышана һәм мошенникларга 6 мең сум акча күчерә. Бераздан тагын акча күчерүне сорап шалтыратулар килә башлый. Шуннан соң гына ул үзенең алдакчылар корбаны булуын аңлап ала.
Әлеге хәл буенча РФ Җинаять кодексының 159 статьясындагы 2 өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев