Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада яшүсмерләр машина урлаган 

Бу хакта җирле полиция бүлегендә хәбәр итәләр. 

Алабугада полиция хезмәткәрләре ике җинаять ачкан. Ике факт буенча да җинаять эшләре кузгатылган. 

Беренче очракта полициягә гариза белән 23 яшьлек алабугалы мөрәҗәгать иткән. Ул хәбәр иткәнчә, йорт ишегалдыннан аның автомобилен урлап киткәннәр. Хокук саклаучылар шәһәр урамнарының берсендә охшаш автомобильне туктаткан. Руль артында 15 яшьлек алабугалы була. Шулай ук машинада тагын ике үсмер дә була. Яшүсмерләр полициягә китерелә. Күрсәтмә биргәннән соң аларны ата-аналарга тапшырганнар.

Икенче очракта 29 яшьлек ир «Ваз» маркалы машинасын гараж янындагы калдыра. Күпмедер вакыт узгач, ир машинасының юклыгын күрә һәм бу хәл турында хокук сакчыларына хәбәр итә. Бу вакытта инспекторлар документларны тикшерү өчен бер автомобильне туктата. Тик шоферның документлары үзе белән булмый. 19 яшьлек алабугалы тоткарлана һәм полиция бүлегенә китерелә. Ул үз гаебен таныган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X